Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт телле элмә такталардагы хаталарны тикшерәчәкләр


Архив фотосы
Архив фотосы

"Мониторинг максаты – кемне дә булса гаепләү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау", ди әлеге башлангыч белән чыгучылар.

Башкортстанның Иҗтимагый пулаты һәм республика муниципалитетлары башкорт телендәге элмә такталарның хаталарын тикшерәчәк. Мониторинг республиканың шәһәрләре һәм районнарында узачак, дип хәбәр итте Иҗтимагый пулат.

Бу карар районнардан җәмәгать эшлеклеләре һәм телчеләр катнашында 31 июль көнне узган киңәшмәдә кабул ителде диелә. Элмә такталарда урысчадан башкортчага тәрҗемәләрдәге орфографик, мәгънәви хаталар, төгәлсезлекләр тикшереләчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре карарлары район һәм шәһәр хакимиятләренә "алдагы эш өчен" юлланачак.

Иҗтимагый пулат сүзләренчә, хаталар өчен бизнеска җәза бирү нияте юк, төп максат – телләргә хөрмәтне саклау.

— Оешма җитәкчеләренең тәрҗемәне кайдан эшләтүләре мөһим түгел. Аларның үз белгечләре, киңәшчеләре бардыр. Иң мөһиме - хаталар булмасын. Мониторинг максаты – кемне дә булса гаепләү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау, — ди Иҗтимагый пулат идарәсе җитәкчесе Элина Гатауллина.

Иҗтимагый пулат әгъзасы, башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова РБК-Уфа басмасына Ишембайда кибет, мәктәп һәм башка оешмаларның такталарын тикшергәнен сөйләде. Иң еш очрый торган хаталар арасында башкорт хәрефләрен урыс хәрефләре белән алыштыру (мәсәлән, "Ү" урынына "У" дип язу), ялгыш тәрҗемәләр һәм контекстка туры килмәгән сүзләр куллану бар. Шулай ук орфографик хаталар да еш очрый, диде ул.

  • Башкортстан кануннарына күрә, республикада урнашкан элмә такталары урысча һәм башкортча башкарылган булырга тиеш.
  • Башкортстанның Административ җинаятьләр кодексында "элмә такталарда республика халыклары телләрен куллану тәртибе турында норматив актларны бозу" өчен административ җаваплылык каралган: җаваплы затларга – 4–5 мең сум, оешмаларга — 10–15 мең сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG